Ярышлар «Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексы базасында Совет гаскәрләрен Әфганстан Республикасыннан чыгаруга 36 ел тулуга һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган Ватанны саклаучылар елы кысаларында узды.
Катнашучыларны Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Вилданов, сугыш хәрәкәтләре ветераннарының җирле советы рәисе Виктор Петухов, Чүпрәле районының «Форпост» директоры Альберт Сөләйманов, сугыш хәрәкәтләре ветераннары Әфганстан һәм Чечня ветераннары, ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучылар сәламләде.
«Форпост» отрядлары кызлары арасында пневматик винтовкадан ядрә белән ату турнирында:
1 урын - Шланга урта мәктәбе укучысы Сәгъдиева Розалия
2 урын - Түбән Чәке урта мәктәбе укучысы Макарова Дария
3 урын - Зур Аксу урта мәктәбе укучысы Столовина Ксения.
«Форпост» отрядлары яшүсмерләре арасында пневматик винтовкадан ядрә белән ату турнирында:
1 нче урын - 1 нче номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучысы Фәхретдинов Юныс
2 урын - Хорновар-Шигали урта мәктәбе укучысы Денисов Тимур
3 урын - Түбән Чәке урта мәктәбе укучысы Шәйханов Айдар.
Гомумкоманда зачетында 1 урын кубогын Зур Аксу урта мәктәбе алды.
Турнир вакытында укучылар «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы сынауларын үттеләр.
ВФСК ГТО «Физик культура һәм спортны үстерү» Дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.