«Татарстан чаңгы юлы - 2025» республика массакүләм чаңгы узышы кысаларында мәктәп укучылары һәм өлкәннәр арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» «Чаңгыда йөгерү» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы сынаулары узды.
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының чаңгы базасында «Россия чаңгы юлы - 2025» Бөтенроссия массакүләм ярышлары кысаларында «Татарстан чаңгы юлы - 2025» зур спорт бәйрәме узды.
Ярышлар башланыр алдыннан Хезмәткә һәм оборонага әзер Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының алтын отличие билгеләренә ия булучылар бүләкләнде. ГТОның алтын отличие билгесе Алинә Гобәйдулловага («Чүпрәле тармак технологияләре техникумы» студенты), Кира Паняркинага (Яңа Уби мәктәбе укучысы), Дмитрий Селяновка («Чүпрәле тармак технологияләре техникумы» студенты), Эльвира Сәлаховага («Чүпрәле тармак технологияләре техникумы» студенты), Яна Синдюковага (Чуаш-Чүпрәле мәктәбе укучысы) тапшырылды.