Бүләкләр Андрей Владимирович Степанов һәм Илмас Фәһим улы Хөсәеновның якыннарына тапшырдылар.
2025 елның 12 февралендә Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров, Чүпрәле һәм Буа районнары буенча хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин белән берлектә, махсус хәрби операция барышында хәрби бурыч үтәгәндә һәлак булган Андрей Владимирович Степанов һәм Илмас Фәһим улы Хөсәеновның әниләре һәм туганнары белән очрашты.
Район Башлыгы Марат Гафаров һәм хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин әниләренең кайгысын уртаклаштылар, аларга лаеклы, батыр сугышчылар тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.
Тантаналы шартларда әниләренә һәм якыннарына Батырлык орденнары (үлгәннән соң) тапшырылды.
- Улларыгызның батырлыгын үсеп килүче буынга һәрвакыт үрнәк итеп куячакбыз. Алар туган илебезнең һәм үз халкының иминлеген тәэмин итү өчен гомерләрен бирделәр, Ватанга ныклык һәм тугрылык үрнәге күрсәттеләр. Алар, гражданнарны яклап, хәрби бурычларын намус һәм горурлык белән үтәделәр. Илебезнең киләчәген саклап гомерләрен биргән геройларның исемнәрен без беркайчан да онытмаячакбыз, - дип ассызыклады район Башлыгы Марат Гафаров.