Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында эшлекле дүшәмбе бүләкләүдән башланды

2025 елның 10 феврале, дүшәмбе

Хезмәтләрен хөрмәтләп

Бүген традицион киңәшмәдә бүләкләү булды. Бүләкләрне Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров тапшырды.

Күпьеллык намуслы хезмәте, югары профессионализмы һәм 50 яшь тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән «Чүпрәле үзәк район хастаханәсе» Дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең рентгенология кабинеты рентген — лаборанты Әхмәтҗанов Альберт Рафат улы бүләкләнде;

Күпьеллык намуслы хезмәте, югары профессионализмы һәм 60 яшь тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән «Чүпрәле үзәк район хастаханәсе» Дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең палата терапия бүлеге шәфкать туташы Җәләлова Лилия Равил кызы бүләкләнде;

Күпьеллык намуслы хезмәте, социаль-икътисадый үсешкә зур өлеше һәм һөнәри эшчәнлегендәге казанышлары өчен Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Финанс - бюджет палатасы рәисе Ракипов Илдар Альберт улы бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International