Нәзирә апа Иске Кәкерле авылыннан. 11 яшендә колхозда эшли башлый.
Бүген, 2025 елның 7 февралендә, Татарстан Республикасы Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылында яшәүче Нәзирә Мифтахетдин кызы Шәрәфетдинова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бу көнне юбиляр Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов, Иске Кәкерле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фәткуллиннан җылы котлау сүзләре кабул итте. Кунаклар юбилярга Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров исеменнән котлау открыткасы һәм бүләк тапшырдылар, сәламәтлек, бәхет теләделәр.
Нәзирә апа Иске Кәкерле авылыннан. Иске Кәкерле мәктәбендә 3 класс тәмамлаган, башка укый алмаган, эшкә киткән. 11 яшендә колхозда эшли башлый. Аның сүзләренчә, 11 яшендә ул ат җигеп йөри алган. Ул ерак елларда авыл хуҗалыкларыннан көл дә җыя, тәмәке дә үстерә.
1955 елда колхозның кошчылык фермасында эшли. 1954 елда аны Кировка агач әзерләргә җибәрәләр. Ул үзе кечкенә буйлы, ләкин бик актив һәм хезмәт сөючән. Озын буйлы кызлардан калышмаска тырышып, планны үтәргә тырыша, төрле кичәләрдә актив катнаша.
Агач әзерләүдән кайткач, ул колхозда эшли, башкалар белән бергә ашлык ындырының киптерү урыннарында ашлык киптерә, яшелчә үстерә. Ул төрле елларда Иске Кәкерле, Татар Төкесе заготконторы бүлекләрендә эшләгән, халыктан бәрәңге, сөт һәм май җыйган, шулай ук иминиятләштерү системасында да эшләгән. Һәрвакыт куелган планнарны арттырып үти, алдынгылар рәтендә була.
1956 елда авылдашы Әнвәр абыйга кияүгә чыга. Ире Әнвәрша абый белән дүрт ул тәрбияләп үстерәләр.
Нәзирә апа гомер буе хезмәт куйя. Бу тормышта язмыш аңа шатлык та, кайгы да әзерли. Аңа үзенең ике улын һәм ирен күмәргә туры килә. Аллаһы Тәгаләгә таянып һәм аның ярдәменә өметләнеп, кайгысын кичергән Нәзирә апа гомерен дәвам итә. Динендә юаныч табып, ул көненә биш мәртәбә намаз укый башлый. Ике тапкыр Хаҗ, бер тапкыр Кече хаҗ (умра) кыла. Күп еллар авылда абыстай була.
Нәзирә апа олы яшьтә дә кәҗәләр асраган, ел саен үз бакчасында бәрәңге утырткан, төрле яшелчә, кабак үстергән.
Нәзирә апаның 7 оныгы, 9 оныкчыгы бар.
Юбилей көнендә дә аның янына балалары, оныклары Һәм оныкчыклары, авылдашлары, туганнары, күршеләре, дуслары килде, алар әниләрен, әбиләрен юбилее белән котладылар, аңа зур рәхмәт сүзләре җиткерделәр, сәламәтлек, бәхет һәм бетмәс-төкәнмәс энергия теләделәр.
Еллар узган саен юбилярның күңеле күтәренке, ул авыл вакыйгаларыннан хәбәрдар. Аның хәтере бик яхшы, үткән вакыйгаларны яхшы хәтерли.
Юбилярга сәламәтлеге какшамасын, тормыш сөючәнлеге һәм оптимизмы беркайчан да югалмасын, ә якыннары үзләренең кайгыртулары һәм игътибарлары белән сөендереп торсыннар дип телибез.
Минем беркайчан да үз язмышымнан, үз тормышымнан зарланганым булмады. Эш минем өчен юаныч та, шатлык та, кайгы да булды, - ди Нәзирә апа.
Ялгызы гына яшәсә дә, тормышына ул гел рәхмәтле.
«Дәүләт пенсия бирә, кибет киштәләрендә барысы да бар, миңа социаль хезмәткәр беркеттеләр, ул миңа бөтен нәрсәдә ярдәм итә, мин барысыннан да канәгать, барысы өчен дә мин Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен», - ди ул.
Язмыш сынауларын кичергән кешеләргә Аллаһы Тәгалә әнә шулай фатиха бирә. Шул ук вакытта шуны да онытмаска кирәк: муллык, бөтенлек артында тырыш хезмәт тә ята.