Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пункты нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 4 февралендәге 6 номерлы карары белән дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының кырык дүртенче утырышы чакырыла.
Чираттагы утырышның көн тәртибенә түбәндәге сораулар кертелә:
1) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының 2024 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2025 елга бурычлар турында.
2) Төрле.
Район Советы утырышы 2025 елның 15 февралендә 12:00 сәгатьтә Чүпрәле районы Мәдәният йортының тамашачылар залында узачак.