«Татарстан чаңгы юлы-2025» республика массакүләм ярышларын уздыру урыны үзгәрә, ярышлар Иске Чүпрәле авылының чаңгы базасында узачак.
2025 елның 8 февралендә Иске Чүпрәле авылының чаңгы базасында "Татарстан чаңгы юлы-2025" республика массакүләм ярышлары узачак.
Ярышларда мәктәп укучылары, студентлар, район оешмалары хезмәткәрләре, пенсионерлар һәм теләге булган һәркем катнаша ала. Аерым стартлар авыл җирлекләре башлыклары, учреждение һәм предприятие җитәкчеләре арасында узачак, шулай ук гаилә йөгереше планлаштырылган.
Укучылар арасында старт 10: 00 сәгатьтә.
Өлкәннәр арасында старт 11: 30 сәгатьтә.
Ярышларда күрсәтелгән нәтиҗәләр "Хезмәткә һәм оборонага әзер" комплексы нормативларын үтәү исәбенә керәчәк.
Исегезгә төшерәбез, ВФСК ГТО «Физик культура һәм спортны үстерү» Дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.