Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 4 февралендәге 5 номерлы карары белән дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының кырык өченче утырышы чакырыла.
Чираттагы утырышның көн тәртибенә түбәндәге сораулар кертелә:
1) «Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Мактаулы гражданины» исемен бирү турында.
2) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы Рәисе турында.
3) Төрле.
Район Советы утырышы 2025 елның 12 февралендә 10:00 сәгатьтә Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында узачак.