Татарстанлылар 2024 елның ноябрендә башланган «Ты в игре» конкурсында катнашырга өлгерә ала.
2025 елның февраленә Татарстан «Ты в игре» Бөтенроссия спорт проектлары конкурсының юбилей сезонында инде теркәлгән катнашучылар саны буенча ун төбәк арасына керде (39 катнашучы).
Спорт энтузиастлары өчен конкурста катнашу-үз инициативалары турында бөтен илгә белдерү, күбрәк кешене җәлеп итү һәм үсеш өчен көчле импульс алу мөмкинлеге ул.
Гаризалар 2025 елның 14 мартында кабул ителәчәк. Ярымфиналчыларны игълан итү-2025 елның 28 марты. Халык тавыш бирүе-2025 елның 28 мартыннан 5 маена кадәр.
Конкурста сигез номинация тәкъдим ителгән. Төп номинацияләр – “Старт ноктасы”, “Масштаб”, “Спортта балалар”, “Спортта Трансформация”, “Чиксез мөмкинлекләр”. Конкурс партнерларыннан номинацияләр – “Корпоратив спорт”, “Спорт туризмы”, “Медиа”.
Номинацияләр буенча җиңүчеләр 300 мең сум, ә иң яхшы идея - 1 млн сум алачак. Конкурс һәм заявка бирү турында тулырак - тывигре.рф. сайтында.
Халык тавыш бирүендә һәм партнерлык номинацияләрендә җиңүчеләр конкурс партнерларыннан призлар белән бүләкләнәләр. Әйтик, өченче сезон нәтиҗәләре буенча беренче урынны Татарстаннан Юрий Белоусов исемендәге Региональ туристик фестиваль алды - ел саен Яр Чаллы шәһәрендә үткәрелә торган ярышлар, күңел ачу, мастер-класслар һәм башка актив чаралар белән ике көнлек зур туристик бәйрәм.
Чара «Физик культура һәм спортны үстерү» Дәүләт программасы максатларына һәм бурычларына туры килә, аның кысаларында 2024 елда тәмамланган «Демография» милли проекты чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә.