2025 елның 8 февралендә Иске Чокалы авылының чаңгы базасында "Татарстан чаңгы юлы-2025" республика массакүләм ярышлары узачак

2025 елның 4 феврале, сишәмбе

2025 елның 8 февралендә Иске Чокалы авылының чаңгы базасында "Татарстан чаңгы юлы-2025"республика массакүләм ярышлары узачак. Ярышларда мәктәп укучылары, студентлар, район оешмалары хезмәткәрләре, пенсионерлар һәм теләге булган һәркем катнаша ала. Аерым стартлар авыл җирлекләре башлыклары, учреждение һәм предприятие җитәкчеләре арасында узачак, шулай ук гаилә йөгереше планлаштырылган. Укучылар арасында Старт 10:00 сәгатьтә.

Өлкәннәр арасында Старт 11:30 сәгатьтә. Ярышларда күрсәтелгән нәтиҗәләр "Хезмәткә һәм оборонага әзер" комплексы нормативларын үтәү исәбенә керәчәк.

Исегезгә төшерәбез, ВФСК ГТО «Физик культура һәм спортны үстерү» Дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International