Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының «Туган як» газетасы редакциясе ветераны Суфия Хәйруллинаны 95 яшьлек юбилее белән котладылар

2025 елның 3 феврале, дүшәмбе

2025 елның 2 февралендә Суфия Атаулла кызы Хәйруллина үзенең юбилеен билгеләп үтә – аңа 95 яшь.

Суфия Хәйруллина Иске Чокалы авылында туган, яшьлеге шунда үткән, аның балачагы сугыш елларының авырлыгы белән караңгылана. Тугыз балалы гаиләдә алар әти-әниләреннән бик иртә мәхрүм калалар.

Казакстанда, Киров өлкәсендә берничә ел яшәгәннән соң, Суфия Атаулла кызы туган ягына кайта һәм бер хатынның өендә яши башлый, соңыннан ул хатын аның каенанасы була.

1966 елда Суфия Атаулла кызы бергә яшәүче хатынның улы Рифкатькә кияүгә чыга, ул юл төзелешен оештыруда тракторчы булып эшли. Ә Суфия Атаулла кызы, лаеклы ялга чыкканчы, 30 елдан артык редакциядә эшли.

Ире белән бергә алар ул һәм кыз үстерәләр, ләкин, кызганычка каршы, ире һәм улы аны иртә ташлап китәләр. Хәзерге вакытта Суфия апа кызы һәм киявеннең кайгыртуын һәм игътибарларын тоеп яши.

Аны юбилее белән район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамов котладылар, РФ Президенты Владимир Путинның һәм ТР Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаровның котлау хатларын, бүләкләр тапшырдылар. Шулай ук редакция коллективы исеменнән район газетасы мөхәррире Гөлия Фәизова да котлады, хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, бүләкләр тапшырды.

Юбиляр кунакларны күрүе белән бик бәхетле иде, аларга рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International