«Алтын Барс» боз сараенда Чүпрәле, Апас, Кайбыч, Буа районнары, Городище (Чүпрәле районы) һәм «Тайфун» (Кайбыч районы) җыелма командалары арасында алкалы хоккей буенча традицион ачык районара турнир узды.
Бозга беренчеләрдән Буа районы һәм «Тайфун» (Кайбыч районы) командалары чыкты. Уен 3:2 исәбе белән тәмамланды. Чүпрәле һәм Кайбыч командалары уены чүпрәлеләр файдасына 9:2 гә чыкты. Өченче уен Апас һәм «Тайфун» командалары арасында иде. Кайбычлылар Апас командасын 3:1 исәбе белән җиңде. Дүртенче — Городище һәм Чүпрәле командалары уены 0:7 исәбе, бишенче уен — Буа һәм Апас командалары арасында 5:3 исәбе, алтынчы уен исә Городище һәм Кайбыч командалары арасында 4:1 исәбе белән төгәлләнде.
Финал уеннарында өченче урын өчен Городище һәм «Тайфун» командалары, 1 һәм 2 урыннар өчен Буа һәм Чүпрәле районнары командалары көч сынашты.
Хоккейчылар тиз йөрешле уен, һөҗүм итә һәм саклана белүләрен күрсәттеләр. Һәр команда, бөтен көчен куеп, җиңүгә омтылды. Нәтиҗәдә Буа районы җыелма командасы беренче урынны яулады һәм Илдар Хәлиуллов истәлегенә булдырылган турнирның күчмә Кубогын алды. Чүпрәле районы командасы икенче урынга, «Тайфун» командасы (Кайбыч районы) өченче урынга лаек булды.
Турнир барышында иң яхшы уенчылар да билгеләнде: Дәниф Шәрәфетдинов (Чүпрәле) «Иң яхшы һөҗүмче», Алексей Мишанов (Буа) «Иң яхшы сакчы», Дамир Аухатшин («Тайфун») «Иң яхшы капкачы» һәм Айнур Мөшәрәпов (Чүпрәле) иң яхшы уенчы булып танылды.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов җиңүчеләрне Грамоталар белән бүләкләде, Тимур Хәлиуллов командаларга һәм иң яхшы уенчыларга акчалата бүләкләр тапшырды. Уенның иганәчесе дә — Тимур Хәлиуллов (Илдар Хәлиулловның улы).