Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Иске Кәкерле авылында яшәүче Иршат Ситдиковны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2025 елның 1 феврале, шимбә

Бүген, 2025 елның февраль аеның беренче көнендә, Татарстан Республикасы Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылында яшәүче Иршат Ибрагим улы Ситдиков үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Юбилярны бу мөһим дата белән котларга Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фаткуллин килде.

Кунаклар аның хезмәтләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр һәм аңа нык сәламәтлек, якыннарының кайгыртып яшәвен һәм игътибарын теләделәр. Кунаклар район Башлыгы Марат Гафаровның котлау хатын һәм бүләкләр тапшырдылар.

Иршат Ибрагим улы әтисез үсә, әтисе аның сугышта һәлак була. Ул намуслы һәм хезмәт сөючән булып үсә. 1949 елда 7 сыйныфны тәмамлап, «Ялкын» колхозында эшли башлый.

1954 елдан 1957 елга кадәр Молдавиядә танк гаскәрләрендә хезмәт итә. 1960 елда ул Адия Иниятулла кызы белән гаилә кора, һәм алар бергә дүрт кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүген аларның алты оныгы һәм биш оныкчыгы бар.

Иршат абый бөтен гомерен колхозда механизатор булып эшләүгә багышлый. Лаеклы ялга чыккач та аны һәрвакыт язгы-көзге кыр эшләренә чакырканнар.

«Беркайчан да баш тартмадым, булдыра алганча ярдәм иттем, һәм шул рәвешле минем 50 елга якын стажым тупланды», - дип уртаклаша ул елмаеп.  

2000 елдан Иршат абый үз авылында имам булып эшли башлый, ә 2006 елда «Миңнулла» мәчете имамы итеп сайлана һәм 2018 елга кадәр шунда хезмәт итә. Шуннан соң да мәчеткә йөри.

“Агымдагы елның гыйнварыннан гына мин өйдә намаз укый башладым”, - ди ул.

Иршат абый Ситдиков В.И. Ленинның 100 еллыгы медале белән бүләкләнгән, ул хезмәт ветераны исемен йөртә. Тормыш иптәше белән алар 60 елдан артык бәхетле гомер кичерәләр, бер-берсен ярты сүздән аңлыйлар. Кызлары һәм оныклары еш кына аларга кунакка киләләр.

Бүген, юбилей көнендә, Ситдиковлар йорты кунаклар белән тулы.

“Күршеләрне чакырырга теләдек, тик үзегез күрәсез - без 30 га якын кеше!”- дип сөенә юбиляр бүгенге көнгә.

Юбиляр котлаулары һәм игътибары өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International