Иске Чүпрәле күппрофильле лицеенда махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашу узды

2025 елның 3 феврале, дүшәмбе

Иске Чүпрәле күппрофильле лицеенда махсус хәрби операциядә катнашучы — шушы лицейны тәмамлаучы белән «Сыйныф очрашуы» узды. Хәрби хезмәткәр кыска вакытлы ялга хәрби хәрәкәтләр зонасыннан кайткан.

Лицей директоры Наталия Маркова үзенең сәламләү чыгышында сугышчыга рәхмәтен белдерде, якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән котлады һәм исән-имин хезмәт итүен һәм тизрәк җиңү белән кайтуын теләде!

Аннары укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Хәрби хезмәткәр үзенең хәрби хезмәт сайлавы белән уртаклашты, махсус операциянең әһәмияте һәм анда катнашуч булуы турында сөйләде. Ул балаларга укытучыларны һәм ата-аналарны тыңларга, тырышып укырга һәм спорт белән шөгыльләнергә, алга барырга һәм куелган максатларга ирешүгә омтылырга киңәш бирде.

 Йомгак ясап, очрашуның дулкынландыргыч һәм истә калырлык булуын билгеләп үтәргә кирәк. Конкрет мисалда укучылар чын геройларның янәшә яшәвен күрделәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International