Яшел Үзән шәһәрендә узган бәйгенең әлеге этабында Чүпрәле, Яшел Үзән, Кайбыч. Апас, Буа, Тәтеш, Кама Тамагы һәм Югары Ослан районнарыннан 28 номинант катнашты.
Республика күләмендә 30 елга якын үткәрелә торган «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсы республиканың социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән, мәдәнияткә, рухияткә, үсеп килүче буынны тәрбияләүгә, гаилә институтын ныгытуга ярдәм иткән хатын-кызларны ачыклау максатыннан оештырыла.
Безнең районны анда “Форпост” оешмасы җитәкчесе, хәрби хәрәкәтләр ветераны Альберт Сөләйманов («Ир-ат– мәрхәмәтле йөрәк» номинациясе), озак еллар Алешкин-Саплык балалар бакчасында хезмәт куйган, үзешчән шагыйрә Равия Вәлиева («Өченче буын героинясы» номинациясе), Кече Чынлы авылыннан социаль хезмәткәр Гелнара Нуруллина («Хатын- кыз – ел үрнәге» номинациясе), Хорновар-Шигали урта мәктәбе мөгаллимәсе Марианна Михайлова («Минем язмышым–минем һөнәрем» номинациясе) лаеклы тәкъдим иттеләр.
Нәтиҗәләр буенча, җиңүче Дипломы белән («Хатын- кыз – ел үрнәге» номинациясендә Гелнара Нуруллина бүләкләнде. Калганнарга катнашучы дипломнары һәм бүләкләр тапшырылды.
Зона турында җиңүчеләр республика конкурсының финал турында катнашачаклар һәм үз номинацияләрендә иң яхшысы исеме өчен көрәшәчәкләр.
Белешмә
Бәйге Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге белән уздырыла.Чараны үткәрү инициаторы һәм оештыручысы– «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы. Оештыручылар арасында шулай ук Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасының Профсоюзлар федерациясе бар.