Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында 2025 елда беренче баланы котладылар

2025 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

2025 елның 28 гыйнварында Чүпрәле районында шатлыклы вакыйга булды. ЗАГС бүлегендә быел туган беренче баланы теркәделәр.

Нәни кыз Иске Чүпрәле авылыннан Регина һәм Раил Измайловлар гаиләсендә ике малайдан соң туган. Кызларына алар Эллария дип исем кушканнар.

Регина Рамил кызы 1 нче номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли, Раил Расих улы Ульяновскида эшли.

Алар 2016 елда гаилә корганнар һәм 2021 елда хыялларын тормышка ашырганнар-үз йортларында яши башлаганнар.

Измайловлар гаиләсен котлап, Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов: "Иң мөһиме – балалар. Кызыгыз туу шатлыгын уртаклашабыз. Сезнең шатлыгыгыз булып, сәламәт һәм бәхетле булып үссен".

1 нче номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе директоры Лилия Насыйбуллина үзенең җылы теләкләрен җиткерде, бәхет һәм сәламәтлек теләде.

Эллария бүген үзенең беренче документын – туу турында танык, шулай ук бүләкләр һәм чәчәкләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International