Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында халык җыеннары дәвам итә

2025 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

2025 елның 27 гыйнварында Чүпрәле районында халыкк җыеннарының икенче атнасы башланды. Очрашу Уби авыл җирлегеннән башланып Кече Чынлы авылында тәмамланды.

Бу очрашуларда гадәттәгечә район хакимияте җитәкчеләре, төрле хезмәтләр башлыклары, хокук саклау органнары, прокуратура вәкилләре катнашты. Көн тәртибендә авыл җирлекләре башлыкларының узган ел турындагы хисабы һәм агымдагы елга планнар иде.

Хезмәтләр халыкны сак булырга өндәде, аларга электр приборларын кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен һәм мошенниклар корбаны булмас өчен телефоннан сөйләшкәндә уяу булырга кирәклеген искәртте.

Район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин барысына да хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, халыкны борчыган сорауларга җавап бирде. Кайбер мәсьәләләр контрольгә алынды.

Ахырда намуслы хезмәт өчен һәм юбилей даталары уңаеннан бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International