Турнирда Апас, Буа, Кайбыч, Тәтеш, Чүпрәле районнарыннан, Ульяновск өлкәсеннән, Чувашиянең Шыгырдан авылыннан, 150гә якын көрәшче катнашты.
«Алтын» спорт комплексында районның легендар көрәшчесе, спорт ветераны Мәсхсуд Хөснетдинов истәлегенә көрәш буенча районара турнир узды.

Ярышларны оештыручыларның берсе һәм төп иганәчесе — Мәсхут аганың улы Илгиз Хөснетдинов.
Районара турнирда катнашучыларны район башлыгы Марат Гафаров, ТР көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров, Илгиз Хөснетдинов һәм башкалар сәламләде.
— Спорт белән шөгыльләнү характерны чыныктыра, тормышта очрый торган кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Яшьләрне спорт һәм милли көрәш белән шөгыльләнүгә җәлеп итүләре өчен тренерларга рәхмәт. Ә танылган көрәшчене искә алып турнир уздыру, бу инде спорт кына түгел, патриотик тәрбия дә, тарихыбыз, якташларыбызга хөрмәт, — диде район Башлыгы Марат Гафаров.
Легендар көрәшче Мәсхсут Хөснетдинов истәлегенә оештырылган турнирга аның дуслары, хезмәттәшләре һәм укучылары да килгән иде. Турнир башланыр алдыннан илебезнең чикләрен саклаучы, неонацистлар белән көрәшүче герой-якташларыбызны хөрмәтләделәр. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга турнирны оештыручылардан һәм иганәчеләрдән бүләкләр дә тапшырылды. Шулай ук, Мәсхут Зыятдин улы белән бергә район, спорт үсешенә зур өлеш керткән ветераннар да бүләкләнде.
Турнирда 13 үлчәү категориясендә, 2006 елда туган һәм өлкәнрәк ир-атлар арасында, дүрт категориядә, командалар көч сынашты. Ярышлар олимпия системасы буенча, ягъни бер җиңелүдән соң чыгарылып, узды. Келәмдә үз авырлык категорияләре буенча иң көчле көрәшчеләрне күрергә мөмкин иде. Барлык көрәшчеләр дә мастер — класс күрсәттеләр.
Ярышларның баш хөкемдары Булат Хәбибрахманов иде.
Призлы 1, 2, 3 урыннарны яулаган көрәшчеләргә оештыручылар һәм иганәчеләрдән Грамоталар, медальләр, кубоклар һәм бүләкләр бирелде.
Чарада эстрада артисты Илназ Бах үзенең чыгышы белән көрәшчеләрне һәм җанатарларны илһамландырып торды.
Белешмә
Мәсхут Зыятдин улы Хөснетдинов 1939 елның декабрь аенда Кече Чынлы авылында дөньяга килә. 13-14 яшеннән көрәш белән мавыга башлый. 1958нче еллардан башлап Сабантуйда оештырылган көрәштә катнаша һәм күп тапкыр абсолют батыр исемен яулый. 12 ел рәттән берәүгә дә бил бирми, биш мәртәбә Буа районында, ике тапкыр Чувашиянең Батыр районында һәм бер тапкыр Сембер өлкәсенең Чардаклы районында абсолют батыр булып таныла.
Мәсхут абый хезмәттә дә сынатмый. 1989 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре исеме бирелә.