2025 елның 24 гыйнварында Геройлар Аллеясында күренекле якташыбыз, ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое Дементьев Петр Васильевич истәлегенә багышланган митинг булды. Хәтер митингында Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, Чүпрәле тармак технологияләре техникумы студентлары һәм коллективы, 2025 елның 20 гыйнварыннан 26 гыйнварына кадәр районыбызда уза торган «РСО Кар десанты» Бөтенроссия патриотик акциясендә катнашучылар катнашты.
Митингта Петр Васильевич Дементьевның героик тормыш юлы турында сөйләнде, монументына чәчәкләр салынды.
Безнең Чүпрәле районы үзенең батырлары белән дан тота, Петр Васильевич Дементьев — шуларның берсе. Минем уйлавымча, безнең кешеләрдә патриотлык хисе беркайчан да бетмәячәк. Без тынычлыкта, тату һәм муллыкта яшәсен өчен Ватанга хезмәт иткән геройларны онытмыйк, аларны һәрвакыт истә тотыйк. Аларга мәңгелек дан, — диде район Башлыгы Марат Гафаров үз чыгышында. Ул, шулай ук, студентларны Студентлар көне белән котлады һәм аларга укуларында һәм киләчәк тормышларында уңышлар теләде.
Аннары «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары кунакларыбызга Геройлар Аллеясында монументлары куелган районыбыз геройлары турында сөйләделәр һәм аллея буйлап экскурсия үткәрделәр.