Физик культура дәресләре балаларны һәм яшүсмерләрне үстерә

2025 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Физик культура 5 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр үсешендә аерым роль уйный. Ул сәламәтлеккә уңай йогынты ясый һәм когнитив сәләтләрен яхшырта.

Тәкъдимнәр:

- Балалар һәм яшүсмерләр атна саен уртача һәм югары интенсивлыктагы аэробик йөкләнешләргә (велосипед; чаңгы; аэробика; тимераяк һәм роликлар; йөгерү; йөзү һ.б.) көненә кимендә 60 минут вакыт бүлеп куярга тиеш.

-Югары интенсивлыклы, шул исәптән скелет-мускул системасын ныгытуга юнәлдерелгән физик актив эшчәнлек белән атнага кимендә өч тапкыр шөгыльләнергә кирәк.

Файдалы киңәшләр:

- хәтта аз гына физик активлык та аның бөтенләй булмавына караганда яхшырак.;

- зур булмаган йөкләнешләрдән башларга, акрынлап аларның интенсивлыгын һәм дәвамлылыгын арттырырга кирәк.;

Исегезгә төшерәбез, быел «Артек» Халыкара балалар үзәгендә мәктәп укучылары арасында ГТО фестивале уздыру планлаштырыла. Бу үзеңнең физик әзерлегеңне күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек.

Шуңа күрә ярышларда катнашуга хәзер үк әзерләнергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International