Эшлекле дүшәмбедә Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы бүләкләр тапшырды

2025 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы сайлау системасын үстерүгә зур өлеш керткән өчен Гатауллина Гелиса Хәбир кызы – 1362 нче номерлы участок сайлау комиссиясе рәисе; Ханзярова Гүзәлия Дәүләтҗан кызы – 1352 нче номерлы участок сайлау комиссиясе рәисе; Юдин Борис Михайлович – 1334 нче номерлы участок сайлау комиссиясе рәисе урынбасары; Ятманова Нина Петровна – 1337 нче номерлы участок сайлау комиссиясе секретаре Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларны әзерләү һәм уздыру буенча актив һәм нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Кудрявцева Татьяна Геннадьевна – 1357 нче номерлы участок сайлау комиссиясе рәисе; Хафизова Гөлнара Илгизәр кызы – 1333 нче номерлы участок сайлау комиссиясе рәисе Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International