2025 елдан «Гаилә» яңа милли проектын гамәлгә ашыру башлана, ул биш федераль проекттан тора: «Гаиләгә ярдәм итү», «Күпбалалы гаилә», «Ана булуны һәм балачакны саклау», «Өлкән буын», «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы».
«Гаилә» милли проекты «Демография» милли проектының киңәйтелгән дәвамы булачак, аны гамәлгә ашыру 2024 елда тәмамланачак.
Яңа илкүләм проект буенча ана капиталын ел саен – 1,7 млн гаилә, бердәм пособиене – 9,6 млн кеше, гаилә ипотекасын – 1,5 млн балалы гаилә ала алачак. Шулай ук балалар бакчаларын адреслы төзү дә дәвам итәчәк. Беренче тапкыр милли проектта туучылар саны буенча төбәк программаларына федераль ярдәм каралган, ә ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-аналар гаилә салымын түли алачак.
2025 елның 15 гыйнварында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында ведомствоның Россиядә Гаилә елы дип игълан ителгән 2024 елгы эшенә йомгак ясалды, шулай ук 2025 елга бурычлар билгеләнде.
«2024 ел Гаилә елы эгидасы астында узды һәм Татарстан гаиләләре катнашкан меңләгән күркәм чаралар һәм вакыйгалар белән тулы иде, - дип ассызыклады республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова. - әйтик, “Родные – Любимые” Бөтенроссия гаилә форумында республиканы, гомуми стажы – 279 ел булган, «КАМАЗ» ГАҖдан Гайфуллиннар – Сафиннар династиясе тәкъдим итте. “Это у нас семейное” конкурсында Татарстанның 6 гаиләсе финалга чыкты. Кама Тамагы районыннан Шәйхәйдаровлар гаиләсе «Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсының “Авыл гаиләсе” номинациясендә җиңү яулады.
Татарстанда гаиләләргә ярдәм системалы нигездә төзелгән һәм беренче чиратта дәүләтнең махсус ярдәменә мохтаҗ гаиләләргә - аз керемле, күп балалы, инвалид балалы гаиләләргә юнәлдерелгән. Аерым алганда, 2024 елда балалы гаиләләргә ярдәмгә 32 млрд сум юнәлдерелгән. Айлык түләүләрне 233,7 мең бала алды, аз керемле гаиләләрдән 2,2 мең яңа туган бала кирәкле комплектлар белән тәэмин ителде, 3 яшькә кадәрге 35,5 мең бала балалар туклануы белән тәэмин ителде, 121 мең гаилә балалар бакчасы өчен түләүнең бер өлешен компенсацияләде, даруларга түләү 3 яшькә кадәрге 6,2 мең сабыйга билгеләнде, 1,5 мең авыл хатын-кызы бала туганда 50 меңнән 100 мең сумга кадәр түләү алды. Моннан тыш, социаль приютларда 1,4 мең бала тернәкләндерү узды, ә иртә ярдәм күрсәтү хезмәтләрен сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 5,2 мең бала алды.
Республикада 55,7 мең күп балалы гаилә яши, шул ук вакытта 2012 елдан аларның саны 2,3 тапкырга арткан. Республиканың күп балалы гаиләләрендә 177,8 мең бала тәрбияләнә.
Яшел Үзәндә тернәкләндерү үзәге базасында даими карауга мохтаҗ булган хәрби операциядә катнашучылар өчен бүлек эшли. Быел бу эшкә Казанда, Чаллыда, Әлмәттә һәм Баулыда инвалидларны тернәкләндерү үзәкләре кушылачак. Шул рәвешле, 2025 елдан социаль тернәкләндерү уздыру өчен 282 стационарда һәм 130 ярымстационарда урын булачак.
Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасы җайга салынган, ул беренчел медицина-санитария ярдәме сорап мөрәҗәгать итүләр санын киметергә мөмкинлек бирде. Балалы гаиләләргә ярдәм итү дә системалырак булды.
2024 елның ноябрь ахырында уздырылган Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге тикшерүе нигезендә, россиялеләрнең 84%ы бүген традицион гаилә кыйммәтләрен саклап калу, күпбалалыкны, ана һәм ата булу мәдәниятен саклап калу мөһим дип саный. Һәр икенче сораштырылучы (51%), гаилә күп балалы булырга тиеш дип саный.