Бүген, 2025 елның 13 гыйнварында, Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән беренче Эшлекле дүшәмбе узды. Киңәшмә башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров бүләкләр тапшырды.
Күпьеллык намуслы хезмәте, югары профессионализмы һәм туган көненең юбилейлы датасы уңаеннан Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән Җаббаров Рафаэль Рафикович, «Җир бюросы» ҖЧҖ директоры бүләкләнде.
Күпьеллык намуслы хезмәтләрее, югары профессионализмнары, «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Туган як» газетасы редакциясе белән язылу кампаниясе барышында актив һәм конструктив хезмәттәшлекләре, шулай ук, юбилейлы туган көн даталары уңаеннан Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатлары белән:
-Камалеева Минзифа Кәрим кызы, Чүпрәле почтамтының Зур Чынлы почта элемтәсе бүлекчәсе начальнигы.
-Шәкүрова Рамилә Нургалифан кызы, Чүпрәле почтамтының Яңа Ишле почта элемтәсе бүлекчәсе начальнигы.
-Шараева Фәния Иршат кызы, Чүпрәле почтамтының Зур Чынлы почта элемтәсе бүлекчәсенең 2 класслы почтальоны бүләкләнделәр.