29 декабрь көнне Иске Чүпрәле авылындагы чаңгы базасында чаңгы сезоны ачылды.
Ярышларда районыбыз мәктәпләре укучылары катнашты. Ярышлар сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм чаңгы ярышларын уңайлы спорт төре буларак популярлаштыру максатында үткәрелде. Ярышлар тәмамлангач, призлы урыннарны алган спортчыларга Грамоталар һәм медальләр тапшырылды.
Моннан тыш, шуны да әйтәсе килә, бу көнне чаңгыга баскан һәркем җиңүче инде! Теләкләрен, ихтыярларын һәм батырлыкларын куеп, алар төп бүләккә - сәламәтлеккә таба бер адым атладылар!
Дистанциядә күрсәтелгән нәтиҗәләр чаңгы узышлары буенча ВФСК ГТО нормативларын үтәү исәбенә керәчәк.
Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы «Спорт - тормыш нормасы» федераль проекты «Демография» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.