2024 елның 23 декабрендә оешма һәм предприятиеләр җитәкчеләре белән традицион киңәшмә вакытында җитәкче вазифаларына яңа кадрлар билгеләнүе игълан ителде.
Татарстан Республикасы Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров билгеләп үткәнчә, бүгенге көннән Айрат Хасанов (элек Татарстан Республикасы Чүпрәле районы Советы аппараты җитәкчесе) Татарстан Республикасы Рәисенең Территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе итеп билгеләнде.
Район үзәк хастаханәсенең баш табибы итеп Иосиф Кукушкин (элек баш табиб урынбасары) билгеләнде.
Марина Арифуллова (элек Городище урта мәктәбе директоры урынбасары) Городище авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде.
Марат Ринатович барысына да эшләрендә уңышлар теләде!