Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының ике авыл җирлеге башлыгына яңа автомобильләр тапшырылды

2024 елның 20 декабре, җомга

19 декабрьдә «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясенең ХІХ съезды узды.

Съезд эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, 956 делегат – республика муниципаль берәмлекләре башлыклары, шулай ук 300дән артык чакырылучылар катнашты, алар арасында – махсус хәрби операциядә катнашучылар, җирле үзидарә органнары ветераннары, ТИҮ һәм якташлык җәмгыятьләре, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре. 

Соңыннан төрле бүләкләр тапшырылды. Моннан тыш, республика җирлекләре һәм муниципаль учреждениеләр җитәкчеләренә 100 яңа хезмәт автомобиле тапшырылды. Алар арасында яңа автомобиль ачкычларын Кече Чынлы авыл җирлеге башлыгы Гомәр Халитов һәм Яңа Борындык авылы җирлеге башлыгы Владислав Ранцев алды.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International