Дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының кырык икенче утырышы чакырыла

2024 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2024 елның 18 декабрендәге 42 номерлы карары белән дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының кырык икенче утырышы чакырыла.

Чираттагы утырышның көн тәртибенә түбәндәге сораулар кертелә:

1) «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының 2023 елның 14 декабрендәге 33/2 номерлы карарының яңа редакциясе турында.

2) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Алешкин-Саплык авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш Кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында.

3) Чүпрәле муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе турында.

4) Чүпрәле муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе вазыйфаларын вакытлыча башкару турында.

5) Төрле.

Район Советы утырышы 2024 елның 27 декабрендә 10:00 сәгатьтә Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International