Татарстан Республикасында Гаилә елының якынча йомгаклары турында

2024 елның 18 декабре, чәршәмбе

Татарстанда Гаилә елында меңнән артык чара узган. Ел тәмамлана, әмма төбәктә гаиләләргә ярдәм итүгә һәм гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән эш дәвам итәчәк. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

Ел дәвамында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә аерым игътибар бирелде, аларның барлык мәсьәләләре оператив режимда хәл ителә.

"Бүген без Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елына якынча нәтиҗәләр ясыйбыз. Гаилә - дәүләтнең, илебезнең нигезе. Бу ел Россиягә хас булган традицион гаилә кыйммәтләрен формалаштыруга һәм саклауга юнәлдерелде", - диде Ләйлә Фазлыева.

Россиялеләрнең күбесе бүген традицион гаилә кыйммәтләрен, ана һәм ата булу мәдәниятен саклау, күп балалыларга ярдәм итү мөһим дип саный. Бу юнәлешләрне үстерүгә «Демография» милли проекты багышланган, 2025 елда аңа алмашка яңа проект-«Гаилә» милли проекты киләчәк.

Алдагы елларда Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хакимияте органнары эше гаиләгә, аналарга һәм балаларга, гаилә кыйммәтләренә, аерым алганда, ярдәм күрсәтүгә бәйле булачак:

- Казанда, Әлмәттә һәм Чаллыда күпфункцияле гаилә үзәкләрен ачу планлаштырыла. Күпфункцияле гаилә үзәкләре-балалы гаиләләргә ярдәмгә мохтаҗ булган социаль хезмәт күрсәтүгә комплекслы якын килү. Үзәкләр белгечләре мөрәҗәгать иткән теләсә кайсы гаиләгә мөмкин кадәр тизрәк ярдәм күрсәтү өчен социаль өлкәнең барлык мөмкинлекләреннән файдаланачаклар.

- «Минем гаилә» программасы буенча «Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» региональ чаралар комплексы кысаларында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре базасында 6 өй микрореабилитация үзәге, 11 тернәкләндерү җайланмасын прокатлау пункты, 14 социаль-көнкүреш җайлашу кабинеты булдырылачак.

Гаилә елына йомгак ясау 22 декабрьдә ТНВ каналында телемарафон режимында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International