“Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү һәм аларның нәтиҗәләрен киметү чараларын гамәлгә ашыру турында” утырыш узды

2024 елның 16 декабре, дүшәмбе

Бүген,16 декабрьдә, Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов катнашында «Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү һәм аларның нәтиҗәләрен киметү чараларын гамәлгә ашыру турында»гы мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Быел «Сыйфатлы имин юллар» милли проекты тәмамлануын искәртте, аның максаты юл-транспорт һәлакәтләре һәм аларда һәлак булучылар санын киметү.

Милли проектны гамәлгә ашыру барышында юлларда үлүчеләр саны кимү күзәтелсә дә, 2024 елда 11 ай өчендә Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә 288 кеше һәлак булган. (2017 елда, Татарстанда милли проект эшли башлаганда, бер ел эчендә аварияләрдә 426 кеше һәлак булган).

Премьер-министр сүзләренә караганда, һәлак булучылар санының шактый артуы Актаныш, Баулы, Алабуга, Яшел Үзән, Минзәлә, Питрәч районнарында теркәлгән. Аварияләрнең төп сәбәбе-машина йөртү культурасының җитәрлек булмавы.

Исегездә тотыгыз, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү-ул безнең һәрберебезнең эше!

Җирле үзидарә органнары һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан башкарыла торган эш зур, Әмма һәлак булучылар һәм яралылар саны безгә омтылыр урын барлыгын күрсәтә!

Балаларыгызга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында тагын бер кат исләренә төшерегез, яктылыкны кире кайтара торган элемент сатып алыгыз һәм киемнәренә ябыштырыгыз, өлкәннәргә һәм коляскалы әниләргә юлны кичәргә ярдәм итегез, Telegramдагы аноним чатка исерек машина йөртүчеләр турында хәбәр итегез.

Күрсәткечнең һәр саны артында кешенең тормышы һәм имгәнгән язмышлар яшеренә! Бу сан нульгә омтылсын!

Аноним Телеграм-каналга түбәндәге сылтамалар буенча күчәргә мөмкин:

ГИБДД Казани  ГИБДД Наб.Челны  ГИБДД Агрыз  ГИБДД Азнакаево  ГИБДД Аксубаево  ГИБДД Алексеевский  ГИБДД Алькеевсго района  ГИБДД Альметьевск  ГИБДД АпастовоГИБДД Арск  ГИБДД Атнинский район  ГИБДД Бавлы  ГИБДД Балтаси  ГИБДД Бугульма  ГИБДД Буинск  ГИБДД Верхнеуслонского и Камскоустьинского районовГИБДД Высокая гора  ГИБДД Дрожановский район  ГИБДД Елабуга  ГИБДД Заинск  ГИБДД Зеленодольск  ГИБДД Кайбицкий район  ГИБДД КукморГИБДД Лаишево  ГИБДД Лениногорск  ГИБДД Мамадыш  ГИБДД Менделеевск  ГИБДД Мензелинск  ГИБДД Муслюмово  ГИБДД Нижнекамск  ГИБДД Новошеш-й р-н  ГИБДД Нурлат   ГИБДД Пестрецы   ГИБДД Рыбная Слобода  ГИБДД Сабинский районГИБДД Сарманово  ГИБДД Спасского района  ГИБДД Тетюши  ГИБДД Тукаевский район   ГИБДД Тюлячи  ГИБДД Черемшан  ГИБДД Чистополь  ГИБДД Ютазинского района  ГИБДД Республики Татарстан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International