Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында «Ел укытучысы»н сайладылар

2024 елның 16 декабре, дүшәмбе

Укытучылар ачык дәресләр, мастер-класслар үткәрделәр.

Мәгариф өлкәсендәге матур традицияне дәвам итеп, ел саен безнең районда «Россиянең Ел укытучысы 2024-2025», «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы», «Педагогик дебют» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабы үткәрелә.

Һәм бүген, 2024 елның 16 декабрендә, Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабында хезмәт сөючәнлек һәм зирәклек, таләпчәнлек һәм сайлаган һөнәри юлларына тугрылык берләштергән иң яхшы укытучылар катнашты.

Конкурсның муниципаль этабы кысаларында укытучылар ачык дәресләр, педагогик мастер-класслар үткәрделәр, конкурс барышында барлык катнашучылар да биремнәрне уңышлы үтәделәр.

Тантаналы чарада Чүпрәле районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Газинур Хәлиуллов, укытучы-коллегалар, жюри әгъзалары катнашты.

Газинур Хәлиуллов конкурста катнашучыларны уңышлы сынаулары белән котлады һәм аларга яңа иҗади җиңүләр теләде.

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» конкурсының муниципаль этабында 1 урынны Марс урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурзилә Хөсәенова алды, 2 урынны Түбән Чәке урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Нуретдинова, 3 урынны Уби урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльвира Гобәйдуллова алды.

«Педагогик дебют» конкурсының муниципаль этабында 3 нче урын Түбән Чәке урта мәктәбе укытучысы Нина Яковлевага, 2 нче урын Городище урта мәктәбе укытучысы Надежда Мокшинага, 1 нче урын Иске Элмәле башлангыч мәктәп - балалар бакчасыннан Дарья Ярзуткинага бирелде.

«Россиядә 2024-2025 уку елының Ел укытучысы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабында 3 нче урынны Иске Чүпрәле башлангыч мәктәп-балалар бакчасы укытучысы Резеда Рәкыйпова, шулай ук 1 нче номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укытучысы Ольга Квасова һәм Түбән Чәке урта мәктәбе укытучысы Людмила Мердюкова алды. 2 урын - Зур Чынлы урта мәктәбе укытучысы Гөлүсә Камалиева һәм Чуаш Чүпрәле урта мәктәбе укытучысы Альбина Мадюкова. 1 урынны Иске Кәкерле урта мәктәбе укытучысы Гелинә Вәлеева алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International