Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2024 елның 14 декабрендә 21 сәгатьтән 15 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
15 декабрьдә Татарстан Республикасы территориясендә төнлә һәм иртән урыны белән күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк булган томан, көндез күз күреме 1-2 км га кадәр булган буран булуы көтелә
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе киңәш итә:
Көчле буран вакытында
Бары тик бик кирәк очракларда гына биналардан чыгыгыз. Ялгыз йөрү тыела. Гайлә әгъзаларына яки күршеләргә сез кая барырга җыенуыгыз һәм кайчан кайтуыгыз турында хәбәр итәргә кирәк. Автомобильдә бары тик зур юллар һәм шоссе буйлап гына хәрәкәт итәргә мөмкин. Машинадан чыккач аның яныннан күз күреме чикләреннән китмәгез. Юлда туктап, сигналга өзек-өзек итеп басыгыз, капотны күтәрегез яки антеннага якты тукыма элегез, ярдәмне автомобиль эчендә көтегез. Шул ук вакытта угарлы газ белән агуланмас өчен, вентиляцияне тәэмин итү өчен, тәрәзәне азрак ачып моторны эшләтеп калдыру да мөмкин. Әгәр дә сез, җәяү, торак пукттан читкә китеп адашсагыз, ориентация югалтсагыз, беренче туры килгән йортка керегез, урыныгызны ачыклагыз һәм, мөмкин булганча, буран беткәнне көтегез. Көчегез бетсә, яшеренер урын табыгыз һәм шунда калыгыз. Үзегезгә таныш булмаган кешеләр белән элемтәгә керүдән сак булыгыз, чөнки стихияле бәла-казалар вакытында автомобильләрдән, фатирлардан һәм хезмәт бүлмәләреннән урлашу очраклары кискен арта.
Әгәр сез бинада кар көртләре барлыкка килү сәбәпле бикләнеп калсагыз, сак кына, паникага бирелмичә, кар көртләре астыннан чыгу мөмкинлеге юкмы икәнен ачыклагыз (булган инструментларны һәм кул астындагы чараларны кулланып). ГО һәм ЧС эшләре идарәсенә яки торак пункт администрациясенә кар көртләренең нинди булуы һәм аларның мөстәкыйль тикшерү мөмкинлекләре турында хәбәр итегез. Кар көртләрен мөстәкыйль рәвештә бетереп булсмаса, коткару бүлекчәләре белән элемтә урнаштырырга тырышыгыз. Радиотрансляцион приемникны (телевизор) кабызыгыз һәм җирле хакимият күрсәтмәләрен үтәгез. Җылылык саклау һәм азык-төлек запасларын экономияле тоту буенча чаралар күрегез.
Машина йөртүчеләргә
Машина йөртүчеләргә, бигрәк тә ерак араларга барырга планлаштыручыларга, үз автомобиленең техник торышына аеруча игътибар итәргә кирәк. Сәфәргә чыгу вакытына карап, якындагы тәүлекләрдә һава торышы фаразы белән танышыгыз. Елның салкын вакытында, юлга чыгу алдыннан, автомобильнең җылылык изоляциясе турында алдан ук кайгыртыгыз. Сәфәр алдыннан двигатель һәм аккумулятор ничек эшләвен тикшерегез, ягулык белән запасланыгыз, яхшы антифриз салыгыз. Таныш булмаган автозправкаларда ягулык салмау хәерлерәк, чөнки аларда сыйфатсыз ягулык булырга мөмкин. Җылы әйберләрне һәм ризыкларны алдан ук әзерләп куярга кирәк, кәрәзле телефон өчен зарядка җайланмасын онытмагыз.
Насос, буксирлау өчен трос, баллон ачкычы һәм домкрат булуын тикшерегез.
Чыгар алдыннан насос, буксирлау өчен трос, баллон ачкычы һәм домкрат булуын тикшерегез. "Тәмәке кабызу" җайланмасы өчен проводлар комплекты да алырга киңәш ителә. Әгәр финанс ягынан мөмкинлегегез булса, компакт литий батареясы нигезендә пуск-заряд җайланмасы алырга була.
Авария комплекты
Авария комплектында кәрәзле телефонга һәм запас аккумуляторга зарядка җайланмасы, җылы кием-салым һәм одеял, алгы пыяладан кар һәм бозны алып ташлау щеткасы, кирәк була калса тәгәрмәчләрне кардан арындыру өчен кечкенә көрәк; кул фонаре һәм батарея комплекты, аптечка, азык-төлек һәм эчемлек, балта һәм җыелма пычкы, «коры ягулык» упаковкасы, зажигалка, мини-мич һәм котелок булырга тиеш.
Бару маршрутын һәм якынча килеп җитү вкытыгызны хәбәр итегез.
Сәфәр алдыннан гаилә әгъзаларына, күршеләргә, дусларга төгәл маршрутны һәм кире кайтуның якынча вакытын хәбәр итәргә кирәк. Әгәр юлда бәла-каза булса, заманча элемтә чараларыннан файдаланырга кирәк - бу коткару бүлекчәләренең реакциясен тизләтәчәк. Коткаручыларга мөрәҗәгать иткәндә урынның кайда булуын, урынның үзенчәлекле билгеләрен, автомашинада кеше санын, ничә яшьтә икәнен, авырулар, балалар бармы-юкмы икәнлеген күрсәтергә, үзләренең һәм якыннарының контакт телефоннарын һичшиксез хәбәр итәргә кирәк. Батарея зарядын экономияләүгә чаралар күрү мөһим.
Әгәр трассада машинагыз ватылса
Автомобиль алдында һәм аның артында кисәтү билгеләре куегыз, бу киселгән агач яки теләсә нинди аерылып торган әйберләр булырга мөмкин. Әгәр машина эшли икән, вентиляцияне тәэмин итү һәм угарлы газ белән агулануны булдырмау өчен пыяланы ачарга кирәк. Угарлы газ кабина һәм салонның ачык тәрәзәләреннән кермәсен өчен, машинаны озак тукталышка яки төн кунарга җилгә каршы куярга кирәк. Шулай ук, үз куркынычсызлыгыгыз өчен, вакыт-вакыт җил юнәлешен тикшерергә кирәк. Шуңа да карамастан, газ чыгару торбасының бозлавык белән капланмавын һәм аны кар белән томаламавын күзәтергә кирәк. Әгәр автомобиль ватылса, паникага бирелмәгез, ашыгыч оператив хезмәтенең "101" бердәм номерын җыегыз, үз проблемагыз турында һәм үз координатларыгызны хәбәр итегез. Җылылык саклау һәм булган азык-төлек запасларын экономияле тоту буенча чаралар күрегез. Утын запасын булдырырга тырышыгыз, ул булмаганда, янучан материалларны яндырырга була, алар гадәттә шактый күп була.
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр дә көчле җил вакытында сез урамда калсагыз, без сезгә җир асты юлларында яки бина подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында тормаска, шулай ук алар янында автотранспорт куярга да ярамый, җил белән өзелгән агач ботаклары зур куркыныч тудырырга мөмкин.
5. Көчле җил булганда, электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якынлашу бик куркыныч.
6. Куркынычны өске кат тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар, шулай ук җил белән өзелгән түбә һәм декор элементлары тудыра ала. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар янында арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышкы якка төшәргә мөмкин булган әйберләрне алып куярга кирәк.
8. Торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Томан вакытында:
Әгәр дә сез, табигатьтә булганда, томан куеруын сизсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан вакытында машинада хәрәкәт иткәндә, тизлекне арттырудан, алдагы транспортны узып китүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән бәйләнгән. Томанның ераклыкны күрсәтмәвен исәпкә алу мөһим: гади дистанцияне арттыру, тизлекне киметү максатка ярашлы.
Кискен туктарга ярамый, кирәк булганда тизлекне салмак кына киметү сорала. Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтү өчен тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк. Хәрәкәт вакытында томанда машина йөртүчеләрнең арыганлыгы арта, сак булу бик мөһим.
Нинди генә очракта да сез һәрвакыт «112» бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.