Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының ун яшь гражданы паспорт алды

2024 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Чара Россия Конституциясе көненә багышланган иде.

12 декабрьдә Чүпрәле районында, «Созидание» яшьләр клубы бинасында мөһим вакыйга - Конституция көненә багышлап, Россия Федерациясенең яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы булды.

Гражданлык хокукларын һәм бурычларын чагылдыручы әлеге әһәмиятле документны Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов, район прокуроры Олег Гайнетдинов һәм бүлек җитәкчесе урынбасары, полиция подполковнигы Ранис Бахитов тапшырды.

Яңа буын сафларына кергән ун яшь граждан бәхетле паспорт иясе булды. "Шушы онытылмас мизгел белән котлыйбыз! Беренче документларыгызны саклагыз, чөнки алар сезнең алда җаваплылык һәм мөмкинлекләр дөньясына ишек ача. Бөек илебезнең лаеклы гражданнары булыгыз, хыялларыгызга омтылыгыз, тормышыгыз изге гамәлләр һәм якты казанышлар белән тулы булсын», - дип билгеләп үттеләр җитәкчеләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International