Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Чүпрәле районында булды

2024 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Министр белән очрашу вакытында медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеге, шулай ук халыкның гомер озынлыгын арттыру өчен профилактик чаралар уздыруның мөһимлеге турында фикер алыштылар.

2024 елның 11 декабрендә Чүпрәле районына эш визиты белән Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин килде.

Район Башкарма комитеты залында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы Башлыгы рәислегендә узган эшлекле киңәшмәдә Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров, Казанның 7 нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы Артур Делян, Чүпрәле үзәк район хастаханәсе коллективы катнашты.

Марсель Мансурович үз чыгышында катнашучыларны Чүпрәле үзәк район хастаханәсенең 2023 һәм 2024 еллардагы эшенә анализ ясады, арадаш нәтиҗәләр ясады һәм медицина хезмәткәрләренең агымдагы елдагы эшенә бәя бирде.

Уңай моментлар билгеләп үтелде, әмма министр кайбер юнәлешләр буенча эштәге җитешсезлекләргә һәм аларны хәл итү ысулларына аерым игътибар бирде.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры шулай ук поликлиникада диспансерлаштыру һәм аны оештыру процессына, фельдшер-акушерлык пунктларының бу юнәлештәге эшенә җентекләп тукталды. Районның наркология паспорты тәкъдим ителде. Марсель Миңнуллович шулай ук соңгы елда Чүпрәле районында үлүчеләр санының кимүен билгеләп үтте.

Ведомство башлыгы предприятиеләр хезмәткәрләренә диспансеризация үткәрүгә дә аерым басым ясады. Ул ассызыклаганча, әлеге мәсьәлә формаль характерда булырга тиеш түгел. Хезмәткә сәләтле халыкның үз сәламәтлегенә мөнәсәбәт культурасы нормага әверелергә тиеш.

Министр шулай ук кече авылларда яшәүче һәркем өчен медицина ярдәме алу мөмкинлеген тәэмин итүнең мөһимлегенә аерым басым ясады, максатчан кадрларны кайтару мәсьәләсенә дә тукталды.

Очрашу азагында министр районның сәламәтлек саклау системасы эшен яхшырту буенча үз тәкъдимнәрен һәм йөкләмәләрен бирде.

Министр шулай ук киңәшмәдә катнашучыларның күпсанлы сорауларына да җентекләп җавап бирде.

Чара ахырында район Башлыгы Марат Гафаров һәм сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин медицина хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары һәм Грамоталар тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International