Чүпрәле егетләре армиягә китте

2024 елның 6 декабре, җомга

Армиядә хезмәт итү характерны формалаштыра һәм батырлык, бер-береңә ярдәм итү нигезләрен булдыра.

Бүген, 2024 елның 6 декабрендә, иртәнге якта Чүпрәле егетләрен РФ Кораллы Көчләре сафларына озату булды. 

Хәрбиләрне озату традиция буенча Петр Дементьев исемендәге паркта узды. Чарада район җитәкчеләре, туганнары һәм якыннары, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Җитәкчеләр армиядә хезмәт итү - бурыч кына түгел, ә үзеңне күрсәтү, чын ир-ат һәм Ватанны саклаучы булу мөмкинлеге дә ул, диделәр. 

Бүгеннән РФ Кораллы Көчләре сафларын тагын алты егет тулыландырды. Болар: Чуваш Чүпрәлесе авылыннан Сергей Байгушев, Чуваш Бизнәсе авылыннан Данил Егоров, Татар Саплыгы авылыннан Александр Констатинов, Давид Кузнецов, Матак авылыннан Константин Тяхин, Иске Чүпрәле авылыннан Николай Марков. Элегрәк Чуваш Чүпрәлесе авылыннан Данил Жирнов һәм Алексей Романов киткән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International