Чүпрәлеләр «Хәтер шәме» акциясенә кушылды

2024 елның 22 июне, шимбә

Акция «Бердәм Россия» партиясенең «Тарихи хәтер» проекты кысаларында узды.

Бүгенге акция Бөек Ватан сугышы башлануга 83 ел тулуга багышланган һәм ул 2009 елдан бирле ел саен үткәрелә.

Район халкы, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу чарасында катнаштылар.

Район үзәгендәге хәрби һәм Хезмәт Даны Монументы янында 83 саны сурәтләнгән шәмнәр кабызылган.

-22 июньдә без миллионлаган кеше гомерен өзгән коточкыч вакыйгаларның башлануын искә төшерәбез. Ел саен Россиядә һәм башка илләрдә меңләгән кеше сугыш вакытында һәлак булган туганнары һәм якыннары истәлегенә шәмнәр кабызып тора. Акция кешелек дөньясына бу Җиңүнең бик кыйммәткә төшүен искәртә, - дип билгеләп үтте район башлыгы Марат Гафаров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International