Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2024 елның 21 июне, җомга

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУнән 2024 елның 21 июнендә 18 сәгатьтән  22 июньнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

21 июньдә кич белән 22 июньдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен көтелә, 15-20 м/с тизлектәге кыска вакытлы җил, көчле яңгыр, боз явуы көтелә.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе түбәндәгеләрне хәбәр итә:

Җил көчәйгәндә:

1.Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2.Әгәр дә көчле җил вакытында сез урамда калсагыз, без сезгә җир асты юлларында яки бина подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында тормаска, шулай ук алар янында автотранспорт куярга да ярамый, җил белән өзелгән агач ботаклары зур куркыныч тудырырга мөмкин.

5. Көчле җил булганда, электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якынлашу бик куркыныч.

6. Куркынычны өске кат тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар, шулай ук җил белән өзелгән түбә һәм декор элементлары тудыра ала. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар янында арта.

 7. Йортларның барлык тәрәзәләрен тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышкы якка төшәргә мөмкин булган әйберләрне алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Яшен вакытында:

Әгәр дә сез, яшен вакытында, велосипедта яки мотоциклда булсагыз, хәрәкәт итүдән туктагыз һәм транспортыгыздан якынча 30 метр ераклыкта яшен туктаганын көтеп торыгыз. Автомобильдә баруны да дәвам итәргә кирәкми, туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм һава тырышы яхшырганны көтәргә кирәк.

Яшенле яңгыр вакытында ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбән җирдә (комлы яки ташлы грунтта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмавы яхшырак, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.

Боз яуган вакытта:

- мөмкин булса, өйдән чыкмагыз;

- бүлмәдә булганда, тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торыгыз;

- электр приборларын кулланмагыз, чөнки боз яуганда яшен дә була;

- урамда булганда, ышык урын сайларга тырышыгыз, әгәр бу мөмкин булмаса, боздан саклагыз (башыгызны кулларыгыз, сумкагыз, киемегез белән каплагыз);

- агачлар астында сыену урыны табарга тырышмагыз, чөнки аларга яшен сугу гына түгел, ә зур боз явып һәм көчле җил чыгып агач ботакларын сындырырга мөмкин, бу сезгә өстәмә зыян китерергә мөмкин.

Нинди генә очракта да сез һәрвакыт «112» бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International