Районның мәктәп яны лагерьларында җәй дәвамында 200дән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. 1 июньнән 21 июньгә кадәр районның гомуми белем бирү учреждениеләрендә мәктәп яны беренче җәйге смена лагерьлары эшли, аларда 200дән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Сәламәтлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балаларны физик культурага һәм спортка җәлеп итү максатыннан районның мәктәп яны лагерьларында 13 июньнән 17 июньгә кадәр «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексы нормативларын үтәделәр: йөгерү, биек перекладинада тартылу, идәндә яткан килеш кулларны бөгү һәм турайту, гимнастика эскәмиясендә баскан килеш алга иелү, урыннан озынлыкка сикерү, гәүдәсен аркада ятып күтәрү, тупны мишеньгә ыргыту, челнок йөгереше.