ТР Чүпрәле районының “Чайка” лагеренда ял итүче балалар ГТО нормативларын үтәделәр

2024 елның 17 июне, дүшәмбе

2024 елгы сәламәтләндерү кампаниясе кысаларында 1 июньнән 21 июньгә кадәр “Чайка” сәламәтләндерү-ял лагере”нда “Фәнгә адымнар” беренче җәйге сменасы уза. Лагерьның беренче сменасында безнең районнан 59 бала һәм Апас районыннан 17 бала ял итә. Бу атнада, Россия көне алдыннан, «Спорт мәктәбе» тренер-укытучылары универсаль спорт мәйданчыгында «Чайка» лагерында ял итүчеләр арасында уеннар һәм күңелле стартлар үткәрделәр, лагерьның ял итүчеләре һәм хезмәткәрләре «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексы нормативларын үтәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International