«Стройка» 2024 төзелеш һәм бизәү материаллары, технологияләр һәм җиһазлар буенча халыкара махсуслаштырылган күргәзмә уздырыла.

2024 елның 11 июне, сишәмбе

2024 елның 10-12 июлендә «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш Агентлыгы ярдәме белән «Стройка» 2024 төзелеш һәм бизәү материаллары, технологияләре һәм җиһазлары халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен үткәрә. Күргәзмә Казанда «Казан Экспо» территориясендә узачак. “Стройка” -төзелеш комплексының алдынгы җитештерүчеләре һәм тәэмин итүчеләренең яңалыклары белән танышу, хезмәттәшләре белән төзелеш тармагын үстерүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышу, бизнес-партнерлыкны җайга салу һәм ныгыту мөмкинлеге бирә торган нәтиҗәле эшлекле мәйданчык. Күргәзмәдә катнашу өчен төзелеш һәм бизәү материаллары, техника һәм җиһазлар җитештерүчеләр, Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең эре төзүчеләре, шулай ук күпләп-ваклап сату төзелеш секторы, сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, архитекторлар һәм дизайнерлар чакырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International