2024 елның 3 июненнән 2 июленә кадәр Татарстан Республикасында, шул исәптән Чүпрәле муниципаль районында да, «Мин Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмыйм» юл хәрәкәте иминлеге айлыгы үткәрелә.
Айлыкның бурычлары: юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, урамнарда һәм юлларда куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен пропагандалау, юлларда җәмәгать хокук аңын һәм хокукый тәртипне формалаштыру, балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү.