2024 елның 6 июнендә Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы гражданнарны кабул итү җитәкчесе – Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов Татарстан Республикасының Чүпрәле муниципаль районында гражданнарны кабул итте.
Кабул итү Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Александр Чеховской һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Руслан Солтанов белән берлектә узды.
Район халкы фермер хуҗалыгын үстерү өчен субсидияләр һәм грант ярдәме алу, авыл мәдәният йортларын ремонтлау, юлларны ремонтлау, сөтне сатып алу бәясе, су белән тәэмин итү, медицина хезмәтләре күрсәтү, җәмәгать транспортын оештыру һ. б. сораулар белән мөрәҗәгать итте.
Барлык мөрәҗәгатьләр дә Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары нигезендә каралды һәм алар буенча тиешле аңлатмалар бирелде.
Белешмә:
Татарстан Республикасы буенча федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасы Прокуратурасы җитәкчеләре һәм башка дәүләт органнары җитәкчеләренең Татарстан Республикасында РФ Президентының кабул итү бүлмәсендә гражданнарны шәхси кабул итү графигы Татарстан Республикасы буенча ДФИ рәсми сайтында «Татарстан Республикасында РФ Президентының кабул итү бүлмәсе» бүлегендә http://gfi.tatarstan.ru/ буенча урнаштырылган.