“Хәрәкәттә бәрәкәт” республика онлайн акциясе - видеороликлар конкурсы. Конкурс ВКонтакте социаль челтәрендә онлайн форматта уздырыла. Акциядә катнашучылар 60 яшьтәге һәм 60 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар; 65 яшьтәге һәм 65 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар; оныклар (теләсә нинди яшь категориясе) булырга мөмкин.
Акциянең муниципаль этабы 2024 елның 5 июненнән 20 июненә кадәр уза. Муниципаль этап җиңүчесе, 2024 елның 21-28 июнендә узачак акциянең республика этабында район исеменнән чыгыш ясаячак.
Видеороликларга таләпләр:
- ГТО нормативларын үтәүче, яшь баскычына туры килә торган катнашучыларны (конкурсантларны) төшерергә кирәк;
- видеороликта ГТО символикасы төшерелгән элементлар булырга тиеш;
- оригинальлек;
- дәвамлылыгы 60 секундтан артмаска тиеш.
Акциянең муниципаль этабында катнашу өчен конкурс эшләре 2024 елның 20 июненә кадәр Vildanov.Ruslan@tatar.ru электрон почтасы аша яки 89270387410 ватсап номеры буенча кабул ителә. Муниципаль этап җиңүчесе акциянең республика этабында район исеменнән чыгыш ясаячак.
Республика этабында һәр районнан берәр видеоролик кына карала. Республика этабы нәтиҗәләре буенча өч җиңүче билгеләнә. Җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнә:
- бер район-җиңүче судьялар коллегиясе тарафыннан оффлайн тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк;
- бер район-җиңүче муниципаль районнар Үзәк телевидениесе битләрендә ВКонтакте социаль челтәрендә иң күп лайк җыйган видеоролик белән билгеләнәчәк;
-бер район - җиңүче очраклы саннар генераторы ярдәмендә (муниципаль район номеры алфавит тәртибенә туры китереп) билгеләнәчәк.
Җиңүче командалар дипломнар, ГТО символикасы төшерелгән сувенир продукция алачак.