Бүген, 2024 елның 3 июнендә, ТР Чүпрәле районының Иске Шәйморза авылында яшәүче Асия Сәйдәшева 90 еллыгын билгеләп үтә.
Асия Мингали кызы, Ульяновск өлкәсенең Цильна районы Яңа Ирекәй авылында туып үскән. 1960 елда ул Исмәгыйль Хәсәнҗан улы Сәйдәшев белән гаилә кора һәм алар 6 бала тәрбиялиләр. Аларның балалары тырыш, тыйнак, намуслы һәм ярдәмчел.
Асия Мингали кызы лаеклы ялга чыкканчы ТР Чүпрәле районының “22 партсъезд” колхозында терлекче булып эшли. Эшләгәндә ул үзен бары тик уңай яктан гына күрсәтә, һәрвакыт йөкләнгән эшкә намус белән карый. Хезмәтләре өчен аңа “Хезмәт ветераны” исеме бирелә.
Бүгенге көндә Асия Сәйдәшева иң бәхетле әни, дәү әни һәм дәү әнинең әнисе. Ул улы Илгизәр һәм килене Наилә белән яши. Юбилярның 14 оныгы һәм 28 оныкчыгы бар, бу чын бәхет.
Бу күркәм көнне Асия Мингали кызын юбилее белән шәхсән котларга Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Иске Шәйморза авыл җирлеге башлыгы Илһамия Мөхитова килде. Алар аңа сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләделәр.