Гаилә елы кысаларында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура – спорт комплексына багышланган “ГТО- әти, әни, мин” республика проектлар конкурсына йомгак ясалды. Конкурс 2 этапта узды: муниципаль этап 10 апрельдән 15 майга кадәр, республика этабы 17 майдан 31 майга кадәр. Эшләр ике номинация буенча кабул ителде: компьютер рәсемнәре һәм компьютер анимациясе. Конкурсның муниципаль этабында гомуми белем бирү уку йортларыннан 5-7 сыйныф укучыларының меңгә якын эше тәкъдим ителде. Конкурсның республика этабында 20 муниципаль берәмлектән 44 иң яхшы эш каралды.
Проектлар конкурсы нәтиҗәләре буенча жюри конкурс эшләре буенча түбәндәге карарны чыгарды.
Компьютер рәсемнәре буенча түбәндәге эшләр иң яхшылары булды:
- Гараева Эльвина (Азнакай муниципаль районы);
- Силантьева Полина (Әлмәт шәһәре);
- Мөхәмәтханов Наил (Балык Бистәсе муниципаль районы);
- Шакиров Инсаф (Балтач муниципаль районы);
- Шәмсетдинов Ринас (Ютазы муниципаль районы).
Компьютер анимацияләре буенча түбәндәге эшләр иң яхшылары булды:
- Шуркин Алексей (Чүпрәле муниципаль районы);
- Сагдеева Саида (Азнакай муниципаль районы);
- Инсапов Данияр (Баулы муниципаль районы);
- Тутаринова Аделя (Чистай муниципаль районы).
Конкурста җиңүчеләрнең барысы да “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура – спорт комплексының дипломнарын һәм истәлекле бүләкләрен алачак.