Иске Чүпрәле авылының “Чүпрәле” паркында Балаларны яклау көнен бәйрәм итү кысаларында “Спорт мәктәбе” тест үзәге хезмәткәрләре тарафыннан “Хезмәткә һәм оборонага әзер” ВФСК нормативларын үтәү өчен мобиль мәйданчык оештырылды.
Теләге булган һәркем түбәндәге нормативларны үти алды:
гимнастика эскәмиясендә баскан килеш алга иелү, гер күтәрү, урыннан озынлыкка сикерү, идәндә яткан килеш кулларны бөгү һәм турайту, теннис тубын цельга ыргыту.
Россия Федерациясендә Гаилә елы кысаларында ГТО нормативларын үтәү гаиләләр арасында аерым оештырылды. Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән катнашучылар сувенирлар һәм призлар белән бүләкләнде.
#гто2024дрожжаное #гто2024 #ГТО2024татарстан #мобильнаяплощадкагто #деньзащитыдетей