Чүпрәле районы янгын сүндерүчесе Динар Алимов смотр-конкурсының финалында 3 нче урынны алды

2024 елның 31 мае, җомга

Конкурсның финал этабында бөтен республикадан 13 янгын сүндерүче катнашты.

Бүген, 2024 елның 31 маенда, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе Янгынга каршы хезмәтенең Федераль янгынга каршы хезмәтенең 8 янгын-коткару отрядының 114 янгын сүндерү-коткару часте янгын сүндерүчесе Динар Алимов “Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәт бүлекчәләренең иң яхшы янгын сүндерүчесе” исеменә смотр-конкурсның финал этабында катнашты.

Смотр-конкурс Казанда 60 янгын-коткару часте базасында узды.

Иң яхшы янгын сүндерүче исеме өчен финалга кадәр барып җитүче бөтен республикадан 13 катнашучы көрәште.

Барлык биремнәр нәтиҗәләре буенча Динар Алимов мактаулы 3 урынны алды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, соңгы елларда ТР Чүпрәле районы янгын сүндерүчеләре әлеге ярышларда беренче тапкыр җиңүчеләр өчлегендә булды.

Динарны җиңүе, лаеклы чыгышы белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар, эшендә югары нәтиҗәләргә ирешүен телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International