ТР Чүпрәле районы Балалар сәнгать мәктәбендә чыгарылыш кичәсе булды

2024 елның 31 мае, җомга

Берничә ел дәвамында балалар рәсем ясарга, җырларга һәм биергә өйрәнделәр.

2024 елның 30 маенда ТР Чүпрәле районы Балалар сәнгать мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды.

Бу көн күпләр өчен үзенчәлекле, дулкынландыргыч, шатлыклы һәм бераз моңсу булды: укытучылар өчен, чөнки тагын бер уку елы тәмамланды, ата - аналар өчен, чөнки аларның балалары тормышында тагын бер өтер куелды, һәм, әлбәттә, кичнең геройлары - чыгарылыш сыйныф укучылары өчен.

Күп еллар дәвамында балалар рәсем ясарга, җырларга, музыка коралларында уйнарга, биергә өйрәнделәр.

Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Фиркат улы Залялов чыгарылыш сыйныф укучыларына үгет-нәсыйхәт һәм теләкләр белән мөрәҗәгать итте.

Ул яшь талантлыларны укуларын тәмамлаулары белән котлады, иҗади уңышлар һәм зур җиңүләр теләде, педагогларга һәм остазларга куйган хезмәтләре һәм һөнәрләрен яратып башкарулары өчен рәхмәт белдерде.

Бу кичне мәктәпне тәмамлаучылардан, ата-аналардан һәм кунаклардан яраткан укытучыларга һәм җитәкчеләргә бик күп җылы сүзләр әйтелде, матур концерт номерлары яңгырады.

Балалар сәнгать мәктәбе директоры Гөлия Абдулгали кызы Усманова чыгарылыш укучыларын тормышның мөһим этабын тәмамлаулары белән котлады, яхшы укулары өчен рәхмәт белдерде, иҗат һәм сәнгатьнең һәрвакыт тормышта тугры юлдаш булуын теләде.

Һәр мәктәп үзенең уңышлары белән горурлана, әмма иң мөһиме, үзләрендә сәнгать гыйбадәтханәсендә тәрбияләнгән матурлыкка мәхәббәтне саклаячак чыгарылыш укучылары белән горурлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International