МӘГЪЛҮМАТИ ХӘБӘР

2024 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

2024 елдан НДФЛ буенча социаль салым ташламаларын бирү тәртибен үзгәртү турында вебинарда сөйләячәкләр

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне «2024 елдан НДФЛ буенча социаль салым ташламаларын бирү тәртибен үзгәртү турында» темасына 2024 елның 04 июнендә 10.00 сәгатьтә узачак вебинарда катнашырга чакыра.

Вебинар спикеры: Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 3 нче номерлы камераль контроль бүлеге башлыгы Гүзәл Арикова.

Чарада катнашучыларга 2024 елдан гражданнарга НДФЛ буенча социаль салым ташламалары бирү тәртибе буенча нинди үзгәрешләр гамәлгә керүе турында; социаль ташламалар алуның гадиләштерелгән тәртибе турында; оешмаларның күрсәтелгән хезмәтләр турында белешмәләрне элемтә телекоммуникация каналлары аша салым органнары адресына җибәрү мөмкинлеге турында җентекләп сөйләячәкләр.

Трансляция барышында спикерга кызыклы сораулар бирү мөмкинлеге гамәлгә ашырылачак. Вебинар бушлай, алдан теркәлү https://w.sbis.ru/webinar/8b762256-e3c5-4b5a-add8-31df8d183548 сылтамасы буенча мәҗбүри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International