Чүпрәледә гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышы узды

2024 елның 29 мае, чәршәмбе

Тиешле карарлар кабул ителде.

Бүген, 2024 елның 28 маенда, ТР Чүпрәле районы Башкарма комитеты залында гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышы узды. Утырыш эшендә авыл җирлекләре башлыклары, ведомство учреждениеләре хезмәткәрләре катнашты.

Утырышны ачып, комиссия рәисе, Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, шулай ук су объектларында кешеләрнең үлемен булдырмау чараларын үтәүне контрольдә тотуны көчәйтергә чакырды.

Көн тәртибендә ике мәсьәлә каралды. 

1. Янгын куркынычы янау һәм янгыннарны булдырмау чаралары турында, шулай ук янгын куркынычы янаган чорда торак пунктларны һәм урманнарны саклау турында.

2. Җәйге чорда су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү турында.

Әлеге мәсьәләләр буенча 114 ПСЧ начальнигы вазифаларын башкаручы Александр Мердеев доклад белән чыгыш ясады.

Ахырда комиссия предприятие һәм оешма җитәкчеләренә, авыл җирлекләре башлыкларына халык белән өстәмә инструктажлар үткәрергә һәм кагыйдәләрне үтәүне тәэмин итәргә карар кылынды.

Авыл халкы белән, предприятиеләрдә һәм учреждениеләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүчеләр белән эшне көчәйтергә киңәш ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International