Чара “Игътибар – балалар!” акциясе кысаларында оештырылды.
Татарстан Республикасында, шул исәптән Чүпрәле районында да “Игътибар-балалар!” акциясе уза.
Акция кысаларында Иске Чокал балалар бакчасында участок уполномоченные, полиция майоры А.А. Якупов катнашында чара узды.
Әлеге акциянең төп максаты-балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү.
А.Якупов билгеләп үткәнчә, акция уздырылган чорда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы балалар аерым контрольдә булачак. Шулай ук тизлек режимын үтәмәгән, җәяүлеләргә юл бирмәгән кешеләргә карата таләпләр кырысландырылачак.
Очрашу вакытында А.А.Якупов балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерде. Ул шулай ук балалар автотранспортта һичшиксез автокреслоларда йөртелергә тиешлеген билгеләп үтте, юлда һәм транспортта куркынычсыз тәртибе турында сөйләде, киемдә тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаручы элементларны йөртүнең файдасы турында аңлатты.